Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил махсус хезмәтләренең элекке вәкилләре Трамптан Газзәдәге сугышны туктатуны сорый


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Алар әйтүенчә, Израил армиясе инде көч белән ирешеп була торган өч максатның икесенә ирешкән.

Израил махсус хезмәтләренең 550дән артык элекке югары вәкилләре, шул исәптән "Моссад"ның күзләү хезмәте һәм "Шабак"ның гомум иминлек хезмәтенең элекке башлыклары АКШ президенты Доналд Трампка мөрәҗәгать итеп, премьер-министр Биньямина Нетаньяху хөкүмәтенә Газзә сызыгындагы сугышны туктату өчен тәэсир итәргә чакырды.

AFP язуынча, хатта алар ХӘМӘСнең хәзер инде Израил өчен стратегик куркыныч тудырмавын әйтә.

"Шабак"ның элекке башлыгы Ами Айалон видео белдерүдә аңлатуынча, бу башта гадел саклану сугышы булган. "Әмма барлык хәрби максатларга ирешелгәч, ул үз асылын югалтты", ди ул. Аның сүзләренчә, 23 айга сузылган сугыш Израилнең иминлегенә дә, дәүләт буларак үзбилгеләнүенә дә зыян китерә".

Хатны имзалаучылар арасында "Моссад"ның өч элекке башлыгы Тамир Пардо, Эфраим Халеви һәм Дани Ятом, "Шабака"ның биш элекке җитәкчесе Ами Айалон, Надав Аргаман, Йорам Коэн, Яаков Пери һәм Карми Гилон, шулай ук Израил саклану армиясенең (ЦАХАЛ) элекке баш штаб башлыклары, шул исәптән элекке премьер Эхуд Барак, элекке саклану министры Моше Яалон һәм генерал Дан Халуц та бар.

Алар әйтүенчә, Израил армиясе инде көч белән ирешеп була торган өч максатның икесен үтәгән: ХӘМӘСнең хәрби инфраструктурасын юк иткән һәм Газзә сызыгында аның идарәсен бетергән. Өченче һәм мөһим максат - барлык тотыкларны кайтаруга бары килешү нигезендә генә ирешеп була, ди алар мөрәҗәгатьтә. Ә "ХӘМӘСнең калган җитәкчеләрен эзәрлекләүне соңрак та дәвам итәргә мөмкин", дип әйтә.

Алар фикеренчә, Доналд Трамп Израильләр арасында абруйга ия һәм Нетаньяһуга йогынты ясый ала. Сугышны туктатудан соң, АКШ президенты төбәк коалициясе төзүгә һәм Фәләстин автономиясен формалаштыру эшенә ярдәм итәр иде дип саный хат авторлары. Автономия үз чиратында АКШ һәм Европа берлегендә террорчы дип саналган ХӘМӘС урынына Газзә белән идарә итүне үз карамагына алыр иде.

Халыкара җәмәгатьчелекнең Израилгә басымы көннән-көн арта. Күпләр Израил тотыкларын кайтару һәм Газзәгә һуманитар ярдәм кертү өчен сугышны туктатырга чакыра. Шул ук вакытта Израилнең кайбер сәясәтчеләре, шул исәптән хөкүмәт коалициясендәге кайбер министрлар, хәрби чараны дәвам итәргә һәм Газзәне өлешчә яки тулысынча басып алырга чакыра.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG