Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстаннан мәктәп укучысын мәҗбүриләп контракт төзетәләр, аның кайдалыгы билгесез


Саид Муртазалиев
Саид Муртазалиев

Дагыстаннан югары сыйныф укучысы кышкы каникулда Мәскәүгә бара һәм тоткарлана. Аны Русия саклану министрлыгы белән килешү төзәргә мәҗбүр итәләр. Бүген егетнең кайдалыгын беркем белми. Соңгы тапкыр элемтәгә мартта чыккан.

Текст: "Окно" проекты.

2025 елның гыйнварында Дагыстанның Махачкала шәһәрендә яшәүче мәктәп укучысы Саид Муртазалиев кышкы каникул вакытында дуслары белән Мәскәүгә бара. Әмма ул өйгә кире әйләнеп кайта алмый — полиция тоткарлый. Тикшерү бүлегендә Саидны имештер кылган җинаятьләре өчен кулга алу белән куркыталар һәм Русия саклану министрлыгы белән контракт имзалаталар. Әнисе әйтүенчә, егетне куркытып кына түгел, җәзалап та мәҗбүр иткәннәр: бозлы су белән коендырганнар, противогаз кидереп буганнар, кыйнаганнар.

Соңгы тапкыр Саид әнисе белән март аенда элемтәгә чыккан. Шуннан соң ул хәбәрсез югала — әнисе хәзерге вакытка кадәр аның кайда икәнен белми, хәрби дәүләт оешмалары җавап бирми.

"Улым мәктәпне тәмамлый да алмады!"

Махачкалада яшәүче Саид Муртазалиев 11нче сыйныфны тәмамларга да өлгерми — гыйнварда дуслары белән Мәскәүгә ялга китә, һәм шул сәфәр аның тормышын тамырдан үзгәртә.

Саид Муртазалиев әнисе белән
Саид Муртазалиев әнисе белән

– Аларны нәрсәдә гаепләгәннәрен бүгенгәчә белмим, — ди Саидның әнисе Ләйлә Нахшунова. – Полиция аларга бернинди аңлатма бирмәгән. Бары тик җинаять кодексының 159нчы маддәсе, 1нче өлеше икәнен генә беләбез. Имеш, кешенечен ышанычны алдау, хәрәмләшеп акча урлау. 17–18 яшьлек үсмерләр нинди мошшениклык кылып өлгерсен ди? Кафеда ашап, түләмәгәннәрме?!

Саидны кулга алулары турында туганнарына шунда ук хәбәр ителми. Әнисе улының кайда икәнен үзе эзләп таба, һәм шул чакта Саид, полиция бүлегендә җәзалаганнарын яшермичә сөйли.

– Тоткарланганнан соң берничә көн узуга ук аларны контрактка кул куярга мәҗбүр иткәннәр! Контрактка кул куймасын өчен без өченче көнне үк адвокат җибәрдек. Ләкин соңга калдык. Саид үзе әйтте: ул бу кәгазьләргә газаплаулардан соң гына кул куйган. Аны противогаз кидереп буганнар, бозлы су белән коендырганнар, кыйнаганнар. Сорау алу вакытында хәтта аңын югалткан - йөрәк тирәсенә махсус басканнар. Әлбәттә, ул җәфалауларрга түзә алмый имзадалаган. Ул армиягә барырга җыенмый иде, хәтта хәрби билеты да юк иде. Ул бит бала! Мәктәпне дә бетермәгән бала!

Бер атна да узмастан Саидны Лугански өлкәсенә фронтка җибәрәләр. Бу көннәр дәвамында ул эчке эшләр бүлеге бинасыннан да чыкмаган.

Егетнең туганнары сүәләренчә, Саид Муртазалиевны рекрутлауда Шатуры шәһәре эчке эшләр бүлеге тикшерүчесе 36 яшьлек Надежда Забелкина катнашкан.

"Саидның гомерен саклыйбыз дип 1 млн сум акча җыйдык"

Саидны Мәскәү хәрби бүлгесенең 1нче гвардия танк армиясенә караган 272нче мотоукчылар полкының штурм ротасына билгелиләр. Ул фронтта өч айдан артык булмый.

– Бу хәл гыйнварда булды. Без шунда ук барлык инстанцияләргә мөрәҗәгать иттек, чаң суктык, тик нәтиҗәсе булмады. Ике ай да үтмәстән, ул "сугыш алып барылган зонада" югалды дип хәбәр иттеләр, – ди әнисе. – Соңгы тапкыр мин Саид белән март башында, 7 март көнне сөйләштем. Ул миңа шалтыратып, видео яздырып җибәрде. Шуннан аңладык: гаризалар, мәхкәмәләр ярдәм итми, безгә моны җәмәгатьчелеккә җиткерергә кирәк. Саид армиядә дә җәбер-золым күрүен сөйләде – командирлары аннан һәм башка солдатлардан зур суммада акча таләп иткән. Имеш, штурмга җибәрмәскә сүз биргәннәр. Саид бу акчаны җыйган, без дә булыштык. Ләкин барыбер штурмга җибәргәннәр!

Туганнары әйтүенчә, Саидның гомере өчен командирларына гомумән 1 миллион сумнан артык акча түләнгән.

– Саид үзенең "эш хакы" исәбеннән 650 мең сум биргән, без дә өстәп бирдек. Гомумән алганда миллионнан артык җыелды, – ди туганы. – Ләкин бу да ярдәм итмәде. Себердән килгән бер лейтенант аның баш күтәрүе өчен "обнулить" итәргә — ягъни юк итәргә — боерык биргән. Чөнки Саид үз командирларыныд акча таләп итүләре, үтерү белән куркытулар турында ачыктан-ачык сөйләгән иде.

7 март көнне ул әнисенә видеомөрәҗәгать юллый. Анда ул: "Полк командиры боерыгы белән штурмга җибәрмәсеннәр өчен 1 миллион 150 мең сум акча җыйдым," – дип сөйли.

– Шуннан соң Саидка "синең исән калуың беркемгә дә кирәк түгел, без сине шаһит буларак юк итәчәкбез" дигән хәбәр җиткергәннәр. Шул максат белән, "Алтай" һәм "Кило" дигән кушаматлы офицерлар "Спартак" кушаматлы хәрбигә "Муртазалиевны юк итәргә" боерган. Видеоны чыгарганнан соң икенче көнне үк Саидны "хәбәрсез югалды" дип игълан иттеләр, – ди гаиләсе.

Мәгълүм булганча, "Алтай" кушаматлы өлкән лейтенант — 25 яшьлек Михаил Прасолов. Ул Алтай краеның Быстрый Исток авылында үскән, Топчиха авылы мәктәбен тәмамлаган, аннары 2023 елда Новосибирск югары хәрби командирлар училищесын тәмамлаган. Шул ук елны Украинага каршы сугышка җибәрелгән һәм "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән. Әмма әлеге бүләкнең ни өчен бирелгәнен рәсми белдерүләрдә язмаганнар.

"Дождь" телеканалы хәбәр итүенчә, Михаил Прасолов һәм шундый ук гамәлләрдә катнашкан тагын дистәдән артык командир, акча таләп итү һәм солдатларны "юкка чыгару" белән бәйле тикшерү астында булсалар да, иректә йөри. "Алар бүген дә фронтта, хәрби операцияләрдә катнаша," — дип яза басма.

2025 елның 8 мартыннан Саид Муртазалиев рәсми рәвештә "хәбәрсез югалган" дип исәпләнә.

– Адвокат әйтүенчә, Саидның командирларына карата 105нче маддә ("үтерү") нигезендә җинаять эше ачылган. Тик әнисе Ләйләне әле беркая да сорау алырга чакырмадылар, – ди Нашхунованың туганы.

"Украинада, имеш, кешеләрне урамда эт кебек тотып мобилизациялиләр", – дип белдерде Владимир Путин 13 май көнне "Эшлекле Русия" оешмасы вәкилләре белән очрашуда. Бу сүзләрне ул беренче тапкыр гына кабатламый – 2024 елның 19 декабрендә үткән туры элемтә вакытында да шул ук фикерне әйткән иде.

Әмма чынлыкта, Русиядә куәт оешмалары, хәрби комиссариатлар һәм офицерлар мигрантларны, рекрутларны, хәтта колониядәге тоткыннарны да контрактка кул куйдырып сугышка озата. Хәзер бу исемлеккә мәктәп укучылары да өстәлде.

  • 2025 елның июнендә Дагыстанда һәм Чечняда чакырылырга тиешле яшьләрне эзләп тоту рейдлары уздырылуы турында хәбәр ителде. Хәтта рәсми кичектерүе булган студентларны да хәрби комиссариатка көчләп алып китәләр, кайберләрен ике-өч көн эчендә үк хезмәткә җибәрәләр. Хокук яклаучылар әйтүенчә, кайбер тоткарланганнар шунда ук Украинадагы сугышка эләгә. Моның никадәр кануннарга туры килү-килмәвен, мәҗбүри хәрби хезмәттән ничек калу яки үзеңне ничек яклау турында "Идите лесом" оешмасы адвокаты Иван Чувиляев "Кавказ.Реалии" сайтына сөйләгән иде.
  • 2025 елда армиягә 160 мең кешене чакырырга планлаштыралар – бу соңгы 14 елдагы иң зур чакыру саннары. Язгы чакыру кампаниясе 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итте. Хокук яклаучылар моңарчы "күрелмәгән канун бозулар" һәм "күпләп тоткарлаулар" булды дип белдерә. Хроник авырулы кешеләрне дә, медицина карары белән армиядән азат ителгәннәрне дә бер көн эчендә документларны рәсмиләштереп, хезмәткә җибәрү очраклары теркәлә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG