1-3 август Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә "Искер җыены" узды. Быел ул унбишенче тапкыр юбилей чара буларак оештырылды. Узган елны фестиваль булмады.
Җыен өч көн дәвам итте һәм өч өлешкә бүленде. Беренче көнне кунаклар, тарихчылар, төбәк өйрәнүче һәвәскәрләр фәнни-гамәли конфренциядә катнашты. Быел да ул "Искернең тарихи язмышы" дип аталды. Икенче көнне табигать кочагындагы уеннар, җырлар, Катым ашы (дога кылу табыны), спорт бәйгеләре оештырылды. 3 августта исә зур фестиваль концерт узды.
"Искер җыены" вакытында гадәттә каршылыклар булмый калмый. Йә мәхкәмәләрдә тартышу, бер елны урыс милләтчеләре Ермак мәсьәләсен күтәрде, быел чара алдыннан Сүзге һәйкәле юкка чыкты.
"Искер җыенын" башлап җибәргән һәм еллар дәвамында оештырып килгән "Мирас" төбәк татар оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова "Искер-җыен" борынгыдан килгән гореф-гадәтебез, шуңа куркып торып булмый, иң мөһиме халыкның таянычы кирәк дигән фикер белдерде.
"Сүзге һәйкәле белән килеп туган вазгыятькә елмаеп карап булмый, билгеле. Ләкин никадәр генә көчле булсак та халыкның ярдәме кирәк. Фестивальнең юбилеен каршылаган көннәрендә Сүзге ханбикәсе һәйкәле буенча көчле басым булуга карамастан, Себер ханлыгы башкаласы җирендә ерак Пермь, Чиләбе, Свердлау, Төмән, Омски, Томски, Кемерово, Новосибирски, Иркутски, Төньяк Казакъстан, Башкортстан, Татарстаннан милләттәшләребез басып тора. Хәтта Әстерхан төбәгеннән дә юбилей белән тәбрикләргә килделәр. Тыюлар булса да, җәмәгатьчелек курыкса да бар икән тамырларыбыз, җаваплылык дигән нәрсәне аңлаган һәм белгән кешеләр. Җырлыйбыз, уйныйбыз, яшибез. Кайбер түрәләргә әйтәсем килә: безнең халыкны җиңеп булмый, дөреслек һәм Аллаһ Тәгалә бар дөньяда. Ханнарыбызны, ханбикәләребезне, татарлыгыбызны кимсетеп яши алмыйбыз. Башлаган эшебезнең ахырын күрергә тиешбез. Аллаһы Тәгаләдән халкымнан бергә, бердәм булуыбызны сорыйм", дип китерелә аның сүзләре "Себер татар дөньясы" Вконтакте битендә.
Анда "Искер җыены" белән бәйле яңалыклар, фикерләр урнаштырылып барды.
БУ ТЕМАГА: "Билгесез тарафка алып киттеләр" Себердә Сүзге ханбикәсенең һәйкәле юкка чыккан"Искернең тарихи язмышы" конференциясе Луиза Шәмсетдинова белән Русиянең Азия өлеше мөселманнары Диния Нәзарәте Төмән өлкәсе Казыят идарәсе рәисе Ибраһим Суховның сәламләү сүзе белән ачылды. Элекке елларда җыенда Татарстаннан галим Дамир Исхаков, Фәүзия Бәйрәмовалар катнашса, быел алар күренмәде. Казан ягыннан сәламләү сүзен Дөнья татар конгрессы башакарма комитетының махсус проектлар белән эшләү комитеты башлыгы Алмаз Хәлиуллин җиткерде. Шулай ук М. Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының өлкән фәнни хезмәткәре Лилия Дәүләт чыгыш ясады. Алар энциклопедия институтыннан чараларда дүрт кеше катнашты.
Хәлиуллин шушы 15 елда Искер җыенының зур уңышларга ирешүен билгеләп узды.
Конференциядә катнашучылар
Томски шәһәреннән килгән генеалог, тарихчы Владимир Волковның "Себер татарларының генофондын тикшерү. Нәтиҗә һәм перспективалар, тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинскихның "XX гасыр башында Тубыл губернасы мөселманнарының иҗтимагый хәрәкәте", Новосибирски дәүләт педагогия университетының өлкән мөгаллиме Тимур Гомәровның "Бараба татарларының хәзерге демографик хәле", Татар энциклопедия һәм төбәкне өйрәрү институты фәнни хезмәткәрләре Гөлназ Хисамиеваның "Tatarika онлайн энциклопедиясе: глобаль дөньяда татар мәдәниятен саклау һәм алга җибәрү өчен дигитал ресурс" темалары буенча һәм башка катнашучы белгечләрнең, мәктәп укучыларның чыгышлары булды. Шулай ук конференциядә төрле төбәкләрдән килгән һәм Төмән өлкәсеннән тарих, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, иҗат коллективлары, җәмәгать эшлеклеләре дә катнашты.
Владмир Волков чыгышлар гына ясап калмыйча, үзара фикер алышып, нәтиҗәле хезмәттәшлек итү буенча да эш алып барылсын иде дип саный. Ул конференциягә киләчәктә галимнәрне, кыр тикшеренүләре белән шөгыльләнүче фән кешеләрен, шәҗәрә төзү белгечләрен, туган якны өйрәнүчеләрне, үз авылларында хезмәт куючы мәдәният эшлеклеләрен, тарихчыларны күбрәк җәлеп итәргә чакырды.
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының өлкән фәнни хезмәткәре Лилия Дәүләт чарада фән кешеләре аз иде, шунысы белән дә кызыклы булды дигән фикер белдерде.
"Татар оешмаларында эшләүчеләр һәм укытучылар күп иде. Алар көн саен кешеләр белән эшли торган шәхесләр. Әлеге кешеләр үз тәҗрибәләре белән уртаклашты, бу искиткеч зур әйбер. Күп кешеләр белән таныштык. Һәм бу бер көнлек кенә чара белән тәмамланмый, андагы фикерләр медиа моһиттә яңгырый. Шуңа мондый чаралар күбрәк булырга тиеш", дигән ул "Себер татар дөньясы"на.
Луиза Шәмсетдинова һәм Фәгыйлә Чумарова
Омскиның "Ак калфак җәмгыяте җитәкчесе Фәгыйлә Чумарова фестивальнең беренче көннәреннән үк катнаша.
"Шәхсән үзем фестиваль белән беренче көннәреннән үк бергә атлыйм. Бу җирдә берни дә, мәчет тә, тирмәләр дә, урындыклар, хәтта сәхнә дә юк иде... Арбаларга басып чыгышлар ясый идек. Башлангычы шуның хәтле дәртле булды җыенның. Халык ул вакытны бердәм булып фестивальне күтәреп алды, аның яшәвен, алга баруын теләде. Луиза үзенең сүзендә торды: унбиш ел эчендә бу җирдә кечкенә генә кала үсеп чыкты. Шул истәлекләр бүгенге көнгә хәтле саклануы минем өчен бик кадерле", ди Омскидан килгән кунак.
"Искер җыен" фестивалендә Омски өлкәсеннән 45 татар үзешчән сәнгать һәм кул эшләнмәләре осталары, активистлар катнашты. Күпчелеге өченче көнне узган фестивальдә чыгыш ясады.
Жюри рәисе булган, Татарстанның атказанган артисты Азат Тимершәех Болгар җире – Татарстанда яшәүчеләрнең мәккәсе булса, Искер Себер татарларының мәккәсе, ди.
"Себер ягы талантларга бай, әмма бер нәрсә җитми: иҗат коллективларында гармунда күбрәк хатын-кызлар уйный. Ир-ат гармунчыларны укытырга кирәк дигән фикергә килдем. Төмәндәме, Казандамы музыкантлар, профессионаллар әзерләргә кирәк. Авыл җирләре бик нык музыкантларга сусады. Фестивальдә балалар, вокаль ансамльләр белән шөгыльләнергә музыкантлар җитмәве сизелә. Төбәктәге Татарстаннан килгән ике-өч белгеч кенә өлкә күләмендә татар музыкасын югары дәрәҗәгә күтәрә алмый. Шуңа күрә көчле яшь белгечләрне әзерләргә вакыт", ди ул.
Аның сүзләренчә, авыл балаларының татарча чыгыш ясавы телне саклауга, үстерүгә йогынты ясый.
"Фестивальдә дини җырлар, мөнәҗәтләр башкаручы коллективлар да күп булды. Бу да зур вакыйга. Чөнки дин белән тел янәшә барган чагында гына милләтебез озын гомерле була ала. Сәхнәдә фольклор коллективлар да чыгыш ясый. Шунысы сөенечле, быел ансамбльләр саны ике тапкырга күбрәк. Себер татарларына хас булган фольклор әсәрләр бик үзенчәлекле. Кайбер җырларны Татарстанда файдаланырга үземә дә яздырып алдым" дип китерә Азат Тимершәех сүзләрен "Себер татар дөньясы".
Фәүзия Бәйрәмова элекке конференциядә аерым лидерлар Себер белән Казан арасында күп йөри, аралашырга тырышалар, ләкин гади халык арасында аралашу, мөнәсәбәтләр юк диярлек дигән иде.
"Уралның безнең ягындагы халык белән Себер халкы – икесе ике планета кебек. Алар Казанга артык өмет итмиләр, үзләренең проблемнары күп. Искер үзенә күрә уңышлы проектка әйләнде, ләкин Себер буенча эшне шуның белән генә чикләргә ярамый. Безгә бөтен Себер буйлап системлы эш оештырырга кирәк. Новосибирски – Себернең соңгы башкаласы, Тара да мөһим – боларны барысы да татар өчен мөһим", диде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!